Хәрәкәттә бәрәкәт бар!

Котылу өчен эшләргә кирәк! Француз язучысы Жан Поль Сартрның шундый гыйбарәсе бар. Дүрт кенә сүз. Ә нинди тирән мәгънә салынган. Нәрсәдән котылу өчен эшләргә соң? Бурычтан? Эч пошудан? Эчкечелектән? Артыгын тазарудан? Әллә ачлык-ялангачлыктан, үлемнән котылу өченме?

3514

Котылу өчен эшләргә кирәк! Француз язучысы Жан Поль Сартрның шундый гыйбарәсе бар. Дүрт кенә сүз. Ә нинди тирән мәгънә салынган. Нәрсәдән котылу өчен эшләргә соң? Бурычтан? Эч пошудан? Эчкечелектән? Артыгын тазарудан? Әллә ачлык-ялангачлыктан, үлемнән котылу өченме?

Ачлык дигәннән. Бөгелмә районының Карабаш авылында яшәүче, күрше авыл җирлегендә абзарлар корып, татар атларын үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрит Нәбиуллин өлкән туганыннан ишеткән мондый бер гыйбрәтле хәл сөйләгән иде. “Бер елны бик коры җәй килде. Шунда әтиебез һәрберебезгә бер капчык бирде. Барыгыз, алабута башлары җыеп кайтыгыз, дип көн дә җыярга җибәрә. Көн саен бер капчык алабута җыярга тиешбез. Инәкәй белән бергә шуларның орлыгын уып, капчык-капчык тутырып, кышка әзерләп калдырдык. Ачы булса да шуны кыш буе ашадык. Әткәйнең бер энекәшенең дә шулай ук ишле гаиләсе, балалары бар иде. “Нишләп балаларыңны алабута орлыгы җыярга йөртмисең?” – дип әткәй энекәшенә еш әйтә торган булган.

Тегеләр Совет властена ышанганнар, ач калдырмаслар, ярдәм итәрләр әле, дигәннәр. “Абый, менә ач утырабыз. Бернинди дә ярдәм юк. Бер капчык бир инде”, – дип сорап килгән энекәше. Биргән. Ярдәм сорап икенче тапкыр да килгән. Тагын биргән. Монысында, апаем, бүтән килмә, бирмим, дигән. Шуннан соң ярдәм сорап берничә мәртәбә килгән, инде бүтән бирмәгән. Хатыны, үзе, бөтен балалары ачлыктан үлеп беткән. Әгәр әти шунда биргән булса, без дә үләр идек”, – дип бәян иткән туганы. Алла сакласын: менә шулай хакимияткә салынганнар, ялкау булганнар гаиләләре белән ачтан үлгән.

Ни гаҗәп: мәшһүр галимебез Нәкый Исәнбәт туплап чыгарган өч томлык “Татар халык мәкальләре”нең беренче кисәге нәкъ менә хезмәткә кагылышлы борынгылар сүзе белән башлана. Анда бер мең ярым чамасы шундый “канатлы” гыйбарә туплап бирелгән. Әйтик, эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне; ярлылык гаеп түгел, ялкаулык гаеп; иренмәгән – иртәгәге эшен бүген бетергән, кебек борынгы мәкалебез алда сөйләгән очракка мисал, нәтиҗә түгелмени?!

– Җитеш тормышта, иркәрәк үскән, михнәт күрмәгән егетләргә сугышта аеруча кыен булды. Аларның байтагы, дошман уты ялап алганга түгел, үзләрен саклап йөри белмәгәнгә, әйләнеп кайта алмады, читтә ятып калды”, – дип сөйләгән фронтовик авылдашларымны хәтерлим әле мин. Сугыш кырына алып кергәнче, сыныйбыз дигән булып, агач мылтык күтәртеп, кирәксә-кирәкмәсә дә окоп казытып, салкын-дымлы землянкаларда йоклатып, шулай туңдырып, салкын тидертеп күпме җафалаганнар ватандашларыбызны. Андый сынаулардан Ходай сакласын! Шундый сынауларны исән-имин кичеп чыгу, котылу өчен  кечкенәдән чыныгып, эшкә өйрәнеп үсәргә, авыр физик эшләрдән чирканмаска кирәк. Бер кирәк булмаса, бер кирәк булуы бар. Әле бит кул, аяк хәтере дигән нәрсә дә бар. Белгән онытылмый ул.

Базарда сатып торучылар арасында югары белем алуы турында икешәр дипломы булган кешеләрне күргәнем бар. Сайлаган һөнәрем, белгечлегем минеке булмаган икән, диләр. Гадәттә боларның байтагы – сәүдәгәрлек эшенә хирыслыгы булмаса да, базарда акча бар, дип, алыш-биреш эшенә алынучылар. Әйе, тамакны туйдырырга кирәк. Әмма бөтен кеше дә сатучы була алмый. Кемдер кырда эшләргә, иген игәргә, сыер саварга, заводта станок янында хезмәт кылырга тиеш. Авыл хуҗалыгы белгечлеге алып та, шәһәр вәсвәсәсенә алданган, укыган белгечлегенә якын да килмәгән эшләрдә бил бөгеп йөрүчеләр аеруча кызганыч. Мондыйлар гадәттә әллә ни эш кырмый. Кем әйтмешли, үзләре дә уңмый, башкаларны да кинәндерми. Югыйса, борынгыларыбыз, син – эшне түгел, эш сине яратсын, дип әйтеп калдырган. Күптән түгел бер газетада гомере буе мал табибы булып эшләп, мактаулы исемнәр яулаган милләттәшебез турында укырга туры килде. Баксаң, сайлаган һөнәре үзенеке үк булып  бетмәгән икән. Әмма ата-анасы, тотынгансың икән, батырып эшлә, дип тәрбияләгән аны. Шуңа күрә ул һөнәренең бөтен нечкәлекләрен үзләштергән, иренмәгән, укып белемен арттырып, яңалыклардан хәбәрдар булып торган. Шул сәбәпле эшендә уңышларга ирешкән. Дөрес, мавыгуы да булган аның. Буш вакытларында оста агач сыннар ясап мәш килгән. Инде хәзер, лаеклы ялга чыккач,  рәхәтләнеп, вакыт-вакыт дөньясын онытып, уеп-сырлап-шомартып, замандашларын сокландырып, әкияти каһарманнар иҗат итә икән агаебыз.

Бер караганда язмыш дип тә була моны, икенче караганда, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкальгә дәлил дә бу.

Күптән түгел хезмәттәшләрем авылдашлары хәятеннән мисал итеп бер гыйбрәтле хәл сөйләде. Олы яшьтәге бер ханым, иркәләнәсе килепме, үпкәләп-рәнҗепме, кызгандырасы килүдәнме, ярыйсы гына йөреп торган җиреннән урынга менеп яткан. Янәсе, аяклары тыңламый. Ярый, өлкән кешене, күршене читен хәлдә калдырып булмый дип, бер көн, ике, өч көн хәленә керәләр моның. Әмма түтиебез торырга уйламый да. Шулай бер атна, ике, өч атна уза. Әле бит шунысы да бар. Йөри алмыйм дип кеше үзен үзе ышандыра икән, көннәрдән бер көнне атлап китәсе килсә дә, аның аяклары карыша башлаячак. Бу түтәй белән дә шундый хәл килеп чыккан, күрәсең. Йөри алмый, ди. Ярый ла, өй тулы бала-чагаң, якыннарың булса. Сәгать саен, бигрәк тә төннәрен күршеләрең йөгереп керә алмый бит. Һәркемнең үз тормышы, мәшәкате бар. “Башкаларга йөк булма”, – дип өйрәтә мондый очракларда динебез.

Болай да була икән, дип сәерсенеп йөргән көннәрдә язучы Зәки Зәйнуллинның “Агай-эне ак мыек” дигән китабындагы бер хикәя искә төште. Анда туксанын ваклап килүче бер бабай турында гыйбрәтле хикәят бар. Бабай, һәр көнне аһ-ваһ килеп, әкрен, салмак кына, тәпәнен арбасына салып, суга бара икән. Гадәттә бу хәл-хәрәкәт берничә сәгатькә сузыла… Көннәрдән бер көнне артык акыллы бер авылдашлары бабайның улын “оялтырга” керешә. Янәсе, сакалы биленә җиткән карт әткәгезне нигә эшләтәсез! Улы, аптырап, арбаны тураклап ташлый. Нәтиҗәдә ни була дисезме?! Бабай өч көннән үлеп китә. Чөнки аңа хәрәкәт җитми. Арба вәйран ителгәч, дәшеп торган максат, үзеңне кирәкле итеп тою юкка чыга. Бу инде үзе теләп урын өстенә менеп яткан карчык очрагына туры килми торган, хәрәкәттә – бәрәкәт, дигән хакыйкатьне раслаучы бөтенләй башка мисал.

Озын сүзнең кыскасы, үлемнән котылу, гомереңне озынайту, яшәү мәгънәсен югалтмас өчен эшләргә кирәк!

Рәшит Минһаҗ